Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Архангельскида Татар мәдәнияте көннәре зурлап үткәреләчәк

Архангельскида Татар мәдәнияте көннәре зурлап үткәреләчәк

admin 20.05.2015

(20 мая 2015) Быел Архангельскида, Россия көнен билгеләп үтү кысаларында, VII Төньяк милләтара форумы һәм Татар мәдәнияте көннәре уздырыла, дип хәбәр итә төбәк хакимияте матбугат хезмәте.

Узган ел Төньяк милләтара форумы брендын төрле милләтләр мәдәниятләре көннәрен уздыруда файдаланырга дигән карар кабул ителгән иде. Ул чагында җирле халык Әрмәнстан Республикасы традицияләре белән таныша алды. Быел исә Татар мәдәнияте көннәрен уздыру планлаштырыла. Җирле үзидарә һәм эчке сәясәт министры Наталья Кадашова сүзләренчә, төп чара — Сабан туе 12 июнь көнне Ломоносов исемендәге Архангельск өлкә драма театры каршындагы мәйданда уздырылачак.

Әлеге урынны сайлау юкка гына түгел, чөнки Архангельск өлкәсендә 8 меңләп татар яши, татар милли-мәдәни автономиясе исә төбәктә иң күп санлы һәм актив эшчәнлек алып баручылардан санала. Автономия 1999 елда оештырылган, 2005 елдан алып аны Архангельск шәһәре Милләтләр белән идарә итү советы әгъзасы Рим Кәлимуллин җитәкли.

Йөзләгән кешене җыючы Сабан туеннан тыш, Россия көнендә диңгез буе башкаласында Архангельск өлкәсендә яшәүче халыклар мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр дә эшләячәк, Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе иҗат коллективларының концертын күрергә дә мөмкин булачак.

«Татар-информ» МА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57