Республикада дәүләт милли сәясәтне гамәлгә ашыруның һәм милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан халыклары Дуслыгы йортында республика семинары узды. (ФОТО)
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең җитәкчесе Виктория Даутова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы Данис Сәләхетдинов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы һәм иҗтимагый милли оешма вәкилләре дә катнаштылар.
Семинарны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең җитәкчесе Виктория Даутова ачты.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге