Татарстан халыклары Ассамблеясына керүче Татарстан Республикасы Милли-мәдәни берләшмәләре авыр хәлдә калган россиялеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслыгы йортында миграциянең агымдагы мәсьәләләре буенча очрашуда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сөйләде.
«Оренбург өлкәсендәге су басу безнең илдә беркемне дә битараф калдырмады. Бу көннәрдә Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты су басудан зыян күргәннәргә гуманитар ярдәм җыя башлады. Теләге булган һәркем моңа кушыла ала. Без озак вакыт саклана торган азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, урын-җир кирәк-яраклары, шешәле эчә торган су, антисептиклар, чистарткычлар, подгузниклар, бала ризыклары, шулай ук, кием җыябыз. Җитәрлек күләм җыелгач, хезмәткәрләр ярдәмне зыян күрүчеләргә Оренбург өлкәсенә җибәрәчәк», — дип әйтте ул.
Җыю урыны: Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты ( Павлюхин урамы, 57нче йорт).
Ярдәм җыю 23 апрельгә кадәр барачак.
Тел./факс: (843) 237-97-99, (843) 237-98-33 (Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты).
Вәлиуллин шулай ук Милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуын өстәде. 50дән артык милләт вәкилләре 3 млн сумнан артык ярдәм җыйган һәм тапшырган. Мәсәлән, азык-төлек, кием, көнкүреш һәм гигиена әйберләре, канцелярия товарлары һәм башка күп нәрсәләр белән ике автобус республика гуманитар штабына җибәрелгән.
Моннан тыш, Ассамблеяның башкарма комитеты һәм Дуслык йорты тарафыннан «Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм»акциясе оештырылды. Автономия вәкилләре Казан шәһәренең мобилизацияләнгәннәр өчен хәрби полигонына күп тапкыр бардылар.
«Милли җәмгыятьләр катнашында хәйрия акциясе республиканың күп кенә муниципаль районнарында уздырылды. Әлеге хәйрия чараларында катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә», —дип ассызыклады Вәлиуллин.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге.