(17 август 2019) Кукмара районы Мәдәният йортында күпмилләтле концерт программасы узды. Район тамашачысына аны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары тәкъдим итте. (ФОТО)
Сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равилә Кәримуллина чыгыш ясады. Ул райондагы милли мәдәният торышы турында сөйләде, Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә милләтара өлкәдә алып барган эш өчен рәхмәтен белдерде.
Конөерт программасында «Сантош» һинд биюе коллективы солисты Ләйсән Шакирова, «Айбагыр» керәшен ансамбле, ТР Атказанган артисты, «Мирас» ансамбле җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин, ТР таджик милли-мәдәни автономиясе активисты Зариф Зарифов, ТР удмурт милли-мәдәни автономиясе активисты Марина Матвеева, Халыклар дуслыгы йортының оештыру бүлеге җитәкчесе Анжелика Вакилова чыгыш ясады.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге