Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык йорты гастрольләре Минзәлә районында дәвам итте

Ассамблея һәм Дуслык йорты гастрольләре Минзәлә районында дәвам итте

admin 07.08.2019

(7 август 2019) Республика буенча баручы гастроль тур кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективларының өченче концерты Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Дәүләт Татар драма театрында узды.

 

WhatsApp Image 2019-08-06 at 19.24.20

Тамашачыларны Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева сәламләде. Ул районда 13 милләт вәкиле яшәве,аларның җидесе җирле милли-мәдәни автономиягә берләшүе, биредә Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге эшләп килүе турында әйтеп үтте.

«Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары районнарга чыгып, тәҗрибәләре белән уртаклашуы безнең өчен бик мөһим», — дип сөйләде Нэля Бикеева.

Казан кунаклары таджик һәм һинд биюләре, керәшен һәм татар җырлары башкардылар, «Мирас» ансамбле Идел буе халыклары көйләрен тәкъдим итте. Җирле үзешчәннәр дә үз осталыкларын күрсәтте.

WhatsApp Image 2019-08-06 at 19.24.45

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Минтимер Шәймиев: «ЮНЕСКО туган телләрдә белем алуны хуплый»
Далее: Ассамблея һәм Дуслык йорты коллективлары Апас районында чыгыш ясады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57