(18 января 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Легентар татар башкаручысы Илһам Шакировны искә алалар.
Илһам Шакиров — татар музыка сәнгатенең күренекле шәхесе, әмма аның репертуары татар җырлары белән генә чикләнми иде. Аның тавышы белән әзербайҗан, башкорт, казах, үзбәк һәм каракалпак музыкасы әсәрләре яңгырады.
Аристның 2015 елда Халыклар дуслыгы йортына килүен биредә аеруча да җылы хатирәләр белән искә алалар. Ул чакта җырчы үзе турында истәлек итеп имзалаган китабын калдырды.
Илһам Шакиров 16 гынвар көнне каты авырудан соң вафат булды. 15 февральдә аңа 84 яшь тулган булыр иде. Аны озату мәрәсиме бүген Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Илһам Шакиров исеме Kazan Expo күргәзмә комплексында ачылырга тиешле 3 мең кеше сыйдырышлы яңа концертлар залына бирелергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әйтте.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге
Фото: Рамиль Азимов