Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык йорты Россия көне уңаеннан күпмилләтле концерт күрсәтәчәк

Ассамблея һәм Дуслык йорты Россия көне уңаеннан күпмилләтле концерт күрсәтәчәк

admin 10.06.2020

(10 июнь 2020) 12 июнь Россия көне уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Ютуб-каналында «Мирас» ансамбле юбилеена багышланган күпмилләтле концерт видеотасмасының премьера трансляциясе булачак. 

Концерт блоклары аерым чыгышлар һәм эре күпжанрлы тасмалардан тора. Иҗади чыгышлар рус, татар, Идел буе халыклары, әрмән, әзербайҗан, төрекмән һәм башка халыклар мәдәниятен чагылдыра.

Программада ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле, РФ Атказанган артисты, ТР Халык артисты Айдар Фәйзрахманов, ТР Халык артисты Фердинанд Сәләхов, ТР Атказанган артисты Филүс Каһиров, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Рөстәм Исаев, Аршак Алтунян, Дажгын Ибрагимхалилов, Даянч Чарыев, Елена Макарова, Булат Хисматов, Эльмира Гыйлфанова, Рафил Җәләлиев катнаша.

10 лет ансамблю "Мирас"

Тамашачылар гомуммилли мәдәни кыйммәтләрне тоемлый, үзләрен күпмилләтле Россиянең бер өлеше итеп хис итәчәк.

Онлайн трансляцияне 12 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Ютуб-каналында карый аласыз.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57