(23 июль 2020) ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үтүче чаралар кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Нурлат районына сәфәр кылды һәм җирле Дуслык йортында булды.
Нурлат шәһәренең Дуслык йортында җирле милли-мәдәни автономияләр (чуаш, рус, үзбәк, таджик, әзербайҗан, әрмән), Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, казак җәмгыяте бүлекчәсе вәкилләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Быел оешма беренче юбилеен — 5 еллыгын билгеләп үтә.
Сәфәр кысаларында Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында актив очрашуы узды. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева һәм җирле милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты.
Хезмәттәшлек һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан алга таба «Театральный» скверында ачык һавада шәһәр халкы өчен «Мы вместе – Без бергә» дип исемләнгән концерт үтте. Ул «Мирас» инструменталь ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Концерт дәвамында Татарстанның халыклар Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Гөлназ Шәрипҗанова, Анжелика Вакилова, «Лай мардеж» мари фольклор ансамбле җитәкчесе Александр Славин, Казан шәһәренең Африка студентлары союзы җитәкчесе Оливер Муккенди, шулай ук Нурлат районы үзешчән артистлары, «Тавансем» гаилә ансамбле вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан халыклары дуслыгы — республикабызның төп байлыгы, һәрчак милләтара татулыкны саклау — һәр татарстанлының бурычы, дип фикерләре белән бүлештеләр концертта катнашучылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге