27 августт көнне 12:00-17:00 сәгатьтә, «WorldSkills Kazan 2019» Дөньякүләм һөнәри осталык буенча чемпионат кысаларында, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Милли костюм фестивале узачак. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, яшьләр Ассамблеясе вәкилләре катнашачак.
Фестиваль программасына Татарстан һәм Карелиянең әйдәп баручы бию коллективлары чыгышы, милли киемнәр тәкъдим итү тамашасы, мастер-класслар, этно-маркет, костюмнар күргәзмәсе һәм башка кызыклы чаралар кертелгән.
Казанның фольклор коллективлары да үз сәләтләрен күрсәтәчәк: репертуарында татар, рус, украин һәм белорус, Идел буе халыклары биюләре булган «Салават күпере» ансамбле халык биюләрен башкарачак. Алар белән беррәттән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары да чыгыш ясаячак.
«Art-Fusion» мода театры рус халык костюмнарын «Боярский двор» дефиле-күсәтмәдә тәкъдим итәчәк, ә Кол шәриф мәчете янында «Эбиволь» студиясе мода күрсәтмәсе оештырачак.
Туп ишегалды мәйданчыгында Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентларының диплом эшләре белән танышырга мөмкин булачак: татар милли киемнәре, калфак, изү. Күргәзмә көн дәвамында эшләячәк.
Мастер-класслар зонасында кунакларны иҗади дәресләр һәм яңа күнекмәләр көтә. Биредә фестиваль кунаклары татар хатын-кызлар баш киеме – калфак ясарга өйрәнә алачаклар.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм яшьләр Ассамблеясе Этно-маркет оештырачак. Беркемне дә җирле осталарның кул эшләре битараф калдырмаячак: чигүле сөлгеләр, күлдан ясалган тартмачыклар, күн мозаикасы техникасы белән эшләнгән эшләнмәләр һәм башкалар.
Программа Казан Кремле мәйданчыкларында 12дән 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге