(21 август 2019) Тәтеш районы Жуковский авылы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективы концерт куйды. Чара гастроль тур кысаларында узды.
Тамашачыларны һәм артистларны Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде.
Алар республикада һәм райондагы милли мәдәният торышы турында сөйләделәр, шулай ук республикада милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барылган эш өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.
Концерт программасында «Мирас» инструменталь ансамбле муыкантлары, ТР Атказанган артисты Марсель Вагыйзов, «Сантош» һинд биюе коллективы солисты, республикабызынң таджик һәм грузин милли-мәдәни автономияләре активистлары, Африка стдентлары һәм аспирантлары Союзы рәисе Оливер Мукенди катнашты.
Гастроль тур кысаларында 17 чыгыш каралган. Концертлар графигын сылтама аша узып карарга мөмкин.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге