(4 май 2021) Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре активистлары һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре 9 май көнне легендар «Катюша» җырына клип чыгарачак.
Җыр тексты төрле телләрдә яңгыраячак: рус, татар, мари, азәрбайҗан, мордва, чуаш, удмурт. Җыр Халыклары дуслыгы йортының «МираЅ» инструменталь ансамбле белән бергә яздырылган.
Тулы видео 9 май Җиңү көнендә ТР халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты социаль челтәрләрендә эленәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел төрле халык вәкилләре ил халыклары телләрендә «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге