Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында ике яңа оешманың сайты барлыкка килде — «Алантос» Казан шәһәре туваларының милли-мәдәни автономиясе һәм ТР якутларының милли-мәдәни берләшмәсе.
«Бу яңалык симвлоик мәгънәгә ия, чөнки тувалар һәм якутлар оешмалары сайтлары Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясының 30 еллыгын бәйрәм итү елында барлыкка килде. Әйдәгез, аларга барлык башлангычларында уңышлар телик!», — дип билгеләп үтте Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты җитәкчелеге.
«Алантос» Казан шәһәре туваларының милли-мәдәни автономиясе сайты
Татарстан Республикасы якутларының милли-мәдәни берләшмәсе сайты
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге