Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея Президиумы: «Иң мөһиме – бергә булу»

Ассамблея Президиумы: «Иң мөһиме – бергә булу»

admin 03.03.2022

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Президиумы республиканың күпмилләтле җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итә.

«Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле дуслар!

Безнең илгә иң масштаблы санкцияләр салынды. Безнең өчен уңайсыз шартлар тудырырга, чикләргә, күңел төшенкелегенә бирелерләр дигән өмет белән аерырга тырышалар.

Бу катлаулы чорда без, Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, Сезгә мөрәҗәгать итәбез.

Авырганда без табибка барабыз. Киңәш кирәк чакта – акыл иясенә. Кайгы һәм борчуга сабышканда – якыннарыбызга.

Хәзер без, күпмилләтле Россия халкы, бер-беребезгә иң якын кешеләр. Безнең халык – безнең гаилә. Авыр минутларда иң мөһиме – янәшәдә булу, бергә булу. Без төрле карашта, фикердә, диндә булырга мөмкинбез. Әмма безнең йортыбыз бер – Россия.

Без ил җитәкчелегенең Россия иминлеген, уртак йортыбызның тынычлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән карарларын хуплыйбыз. Хәзер барыбызга да очрашырга туры килгән һәм киләчәк авырлыклар алдында илебез лидеры һәм хөкүмәт тирәли берләшергә кирәк.

Моның өчен гражданлык бурычыбыз – илдә тотрыклылыкны саклау.

Хәзер безнең кулдан кигәне – Ватаныбыз һәм күпмилләтле халкыбыз хакына хезмәт итү, киләчәк буыннар өчен кирәкле шартлар тудыру.

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!»

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57