Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономияләре вәкилләре һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көненә видеотасма әзерләде. Алар Геннадий Веденеевның «Сугышка кадәр сигез сәгать» («За восемь часов до войны») шигырен укыды.
Бу шигырь Советлар Союзы мәктәпләрен тәмамлаучыларга багышлана, алар СССРга гитлерчылар һөҗүме алдыннан чыгарылыш кичәләрен билгеләп үткән генә булалар һәм сугышның инде ишек төбендә булуын белмиләр. Кайбер исәпләүләр буенча, кичәге мәктәп укучылары-егетләрнең 80%-ы җиңүгә кадәр яшәмәгән. Новгород өлкәсенең Маловишер мәктәбен тәмамлаган Юлия Матанова истәлекләреннән:
«Директор безне бөтен илдән чыгарылышның беренче юбилеена җыйганда, туксан ике кешенең унтугызы килде. Егетләребезнең барысы да хәлак…»
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге