Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея яшьләре киләчәккә бурычлар билгеләде

Ассамблея яшьләре киләчәккә бурычлар билгеләде

admin 24.02.2015

(24 февраль) Татарстан халыкларының Дуслык Йортында халыклар Ассамблеясының яшьләр бүлеге үзенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Әлеге чарада Татарстан Президенты каршындагы эчке сәясәт Департаментының милли сәясәтне томышка ашыру Идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, тарих фәннәре докторы, К(П)ФУ профессоры Татьяна Титова, ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Тимур Камалетдинов, Татарстан халыклары Ассамблеясының Башкарма Комитеты рәисе Николай Владимиров, Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
Ассамблеяның яшьләр бүлеге эшчәнлеге турында аның рәисе Тимур Кадыров сөйләде. Ассамблеяның күпмилләтле яшьләрен берләштерүгә этәргеч ясаган республикакүләм дәрәҗәдәге күп кенә проектлар тормышка ашырылды, дип билгеләп үтте яшьләр лидеры. Аларның иң нәтиҗәлеләре: “Татарстанның иң зур байлыгы – халыклар дуслыгы” форумы, “Татарстанның мәдәни балкышы” фестивале, “Милләтләр лигасы” спартакиадасы, “Чит ил студенты көне” югары уку йортлары фестивале. Әлеге проектларның барысы да күпмилләтле яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, мәдәни диалогны киңәйтүдә зур роль уйный.
Актив яшьләргә Ассамблея һәм Дуслык Йортының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Әлеге бүләккә Татарстанның “Әфганстан берлеге” берләшмәсе сайтын мәгълүмат белән тулыландыруда күрсәткән ярдәме өчен Обайдуллы Шахаба да ия булды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57