Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты коллективы шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгы территориясендә узган «Татарстанның чиста урманнары» Республикакүләм табигать саклау акциясенең үзәк чарасында катнашты.
Монда урманнарның санитар хәле начар һәм агачлар тамыр губкасы белән зарарланган булганга күрә бик күп коры агачлар һәм валежниклар бар. Шуңа күрә, бу урманчылык территориясе акция мәйданчыгы булып сайланган. Эшләрнең максаты — урман фондының санитар хәлен яхшырту гына түгел, ә урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү, халыкның иминлеген тәэмин итү.
Чарада Республикабызның министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге