Тагын бер ел артта калды. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты өчен ул нинди чаралар һәм вакыйгалар белән истә калды? Әйдәгез, бергәләп искә алыйк.
Татарстан халыклары Ассамблеясе өчен 2022 ел юбилей елы булды, чөнки 1992 елда милли-мәдәни автономияләрне «сәясәттән тыш, диннән тыш» принцибын күз уңында тотып, бердәм күпмилләтле командага берләштергән әлеге оешмага 30 ел тулды. Шул вакыттан Ассамблея үсештә булды. Бүгенге көндә аның составына 40ка якын халык мәнфәгатьләрен яклаучы 250дән артык милли-мәдәни иҗтимагый оешма керә, ә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты әлеге зур команданың мөһим ресурс үзәгенә әверелде.
Миграция мәсьәләләрен хәл итү Ассамблея эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында миграция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, чит ил кешеләренең рус телен белүләрен тикшерү буенча тестлар үткәрелде, чит ил гражданнарын рус телендә сөйләшүчеләр дип тану буенча ТР буенча ЭЭМ комиссиясе утырышлары уздырылды.
Милли-мәдәни оешмалар эшчәнлегенең мөһим өлеше — җитәкчеләрнең башка илләрдән килгән ватандашларын кабул итүе. Очрашулар барышында миграция, эшкә урнашу, чит ил студентларына ярдәм итү мәсьәләләре хәл ителә.
2022 елда милли-мәдәни оешмалар илдәге һәм дөньядагы төп геосәяси вакыйгалардан да читтә калмады. Алар Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә, Донецк Халык Республикасыннан мәҗбүри күченүчеләр белән эшләүдә, махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашты. Казан полигонына аларга җылы әйберләр, кыр шартларында пешерү өчен мичләр, казаннар китерделәр, милли ризыклар, камыр ризыклары, җиләк-җимешләр белән сыйладылар. Җирле милли җәмгыятьләр катнашында хәйрия акцияләре күп кенә муниципаль районнарда да узды.
Социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, республикада этномәдәни хәрәкәткә 800 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Ел саен барлык Дуслык йортлары мәйданчыкларында 2 меңгә якын чара уздырыла, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында – 400гә якын чара. 2022 ел да искәрмә булмады.
Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты масштаблы чаралар сериясен оештыручылар булып тордылар. Чараларны ике форматта — онлайн һәм оффлайн — уздыру аркасында, аларда катнашучылар һәм тамашачыларның саны рекордлы булды.
Мондый чаралар арасында: «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестивале, «Без бер агач тармаклары» фин-угор халыклары республика фестивале, «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале, славян мәдәниятенең «Май чабу» бәйрәме, «Нәүрүз» төрки һәм иран халыклары бәйрәме. Казанда «Нәүрүз» бәйрәме беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Аның барышында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан белән турыдан-туры кушылу оештырылды. Катнашучылар һәм тамашачылар саны 12 меңнән артып китте.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында туган телләрдә диктант язу традициягә әверелде. 2022 елда 2021 елгы рекорд кабатланды: акциядә катнашучылар 16 телдә диктант яздылар.
Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә яңа бүлекләр ачылды. Хәзер аларның саны — 22, шулай ук вокал һәм хореография бүлекләре дә бар. Укучылар саны 520дән артык. Бу да мәктәпнең абсолют рекорды булып тора. Мәктәпнең педагоглары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты идеясен хуплап, ел дәвамында туган телләр буенча онлайн дәресләр уздырды. Дәресләрнең беренче сериясен 2021 елда ук 8 меңгә якын кеше карады.
Тулаем алганда, Татарстан халыклары Ассамблеясе химаясе буенча республикада Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре челтәре булдырылды. Аларның 100 бүлегендә 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә, 1800гә якын бала белем ала.
2022 елда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты дәвам итте. Интерактив мәдәни-мәгариф проекты яңартылган форматта 7 ел тормышка ашырыла. Анда барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашты. Проект әле дә актуальлеген югалтмый. Без аннан нинди нәтиҗәләр көтәбез? Иң мөһимнәре:
- Илебезнең һәм төбәгебезнең этномәдәни үзенчәлекләре турында яшүсмерләрнең, яшьләрнең төп белемнәрен тулыландыру;
- Яшүсмерләрдә, яшьләрдә милли юнәлештәге булган конфликтлы ситуацияләрне анализлау һәм аларны коллективта булдырмаска тырышу сәләтен үстерү;
- Яшүсмерләрнең милли иҗат коллективларында шөгыльләнүгә, туган тел һәм милли мәдәниятне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.
Ассамблея һәм Дуслык Йорты өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия эшчәнлеге кысаларында 100дән артык чара үткәрде.
Ел дәвамында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 35 делегация булды, шул исәптән: Пермь һәм Красноярск крае, Белгород, Воронеж, Свердловск өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Якутия, Карелия, Бурятия, Карачай-Черкесия, Тыва Республикасы, Әрмәнстан, Беларусь, Үзбәкстан.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәгълүмат сәясәте Ассамблея һәм Халыклары дуслыгы йорты эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Республиканың этномәдәни тормышындагы иң кызыклы вакыйгалар Дуслык йорты пабликларында чагылыш таба: ВКонтакте аккаунты, Ютуб каналы, Яндекс.зен платформасы, Телеграм каналы. Сүз уңаеннан, социаль челтәрләрдә язылучылар саны артты.
Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмати интернет-порталы үзгәрешләр кичерде, ул тагын да мәгълүмати һәм уңайлыга әйләнде, яңа бүлекләр һәм сайтлар белән тулыландырылды. Дуслык йорты буенча 3Д экскурсия, начар күрүчеләр өчен яңа версиясе барлыкка килде. Бүгенге көндә портал 50гә якын сайтны берләштерә.
«Миллият сорау һәм – җавап» тапшыруы үзенең яңа геройларын тапты. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Татарстан» ДТРК белән партнерлыктагы медиапроекты 7 елга якын дәвам итә. Бу вакыт эчендә 267 тапшыру эфирга чыкты. Тапшыруның үз имиджы бар, даими аудиториясе барлыкка килде.
Татарстанның этномәдәни тормышында барган вакыйгаларның күбесе республика халыкларының мәдәниятен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү белән бәйле. Аларның барысы да республика җитәкчелеге тарафыннан хуплана. Бу – Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан хәл ителә торган мәсьәләләргә хакимият органнары ягыннан аерым игътибар бирелүен күрсәтә.
Бу турыда 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүе дә сөйли. Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты яңа социаль-мөһим этномәдәни проектлар планлаштырып та куйды инде. Сез дә аларда катнаша аласыз. Безнең афишаны карап торыгыз, аккаунтларыбыз һәм төркемнәребезгә кушылыгыз!
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге