Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Яһүд милли-мәдәни автономиясе чакыруы белән синагога буенча экскурсия карадылар. Очрашу республиканың милли автономияләре җитәкчеләре белән узды.
Кунаклар XIX гасырдан башлап Татарстан яһүдләре тормышы, шулай ук традицияләр, халык тарихы һәм төрле социаль, мәгариф һәм мәдәни программалар белән таныша алдылар.
«Бу очрашуда катнашканнары өчен без барлык кунакларга да чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе Аркадий Плискин.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге