Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык йорты Оренбургка гуманитар ярдәм җибәрде

Ассамблея һәм Дуслык йорты Оренбургка гуманитар ярдәм җибәрде

admin 21.05.2024

Татарстанның милли-мәдәни автономияләре Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыеп җибәрде. Ярдәм җыю Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында оештырылды. (ФОТО)

Берләшмә активистлары тарафыннан озак вакыт саклана торган азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, урын-җир кирәк-яраклары, шешәле эчә торган су, антисептиклар, чистарткычлар, подгузниклар, бала ризыклары һәм киемнәр җыелган.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин билгеләп үтте: «Бөтен ил өчен Оренбург өлкәсендәге су басу – зур сынау булды. “Без гуманитар ярдәм җыюны алып барабыз”, — дип милли-мәдәни оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Шулай ук, Оренбург белән элемтәгә кереп, аларга беренче чиратта нәрсә кирәклеген сорадык. Алар санап чыктылар. Бүген фургон Оренбургка китәчәк».

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57