Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты порталының төп битендә, шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә «чит ил гражданнары өчен хокукый белемлелек» видеолары булдырылды. Әлеге материалларны Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы эшләп чыгарды. (Россиянең МЭФА)
Материаллар чит ил гражданнарына Россиядә яшәү шартларына яраклашырга ярдәм итү өчен билгеләнгән. Видеоларда хокукый аспектлар, социаль нормалар һәм мәдәни традицияләр турында сөйләнелә.
Аларга баннер рәвешендә сылтама Видеогалерея астындагы төп биттә, «Мигрантлар өчен истәлек» белән бер блокта урнаштырылган.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге