Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. (ФОТО)
Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономияләре, шулай ук ТР Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашты. Мемориаль такта ачылыр алдыннан республиканың этномәдәни хәрәкәте активистлары бөек артист һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Мемориаль такта урнаштыру урыны итеп Лисицин-Емелин йорты бинасының фасады сайланды (Пушкин ур., 10). Мемориаль такта бронзадан эшләнгән, авторы – скульптор Тимофей Тюрин.
Информационный центр ДДнТ