Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре күпсанлы котлауларга кушыла.
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!
Туган көнегез уңаеннан чын күңелдән булган котлауларны кабул итегез!
30 ел элек сезнең сизгер һәм зирәк җитәкчелектә күпмилләтле Татарстанның чәчәк атуына китергән һәм республика халыклары арасында тынычлыкны саклап калырга мөмкинлек биргән модель салынды. Нәкъ шул вакытта, 1992 елда сез Татарстан тарихында беренче тапкыр узган республикада яшәүче халыклар съездына җыелган җәмәгатьчелек инициативасын хуплап чыктыгыз. Әлеге съезд эше нәтиҗәләре буенча менә инде 30 ел дәвамында конструктив диалог режимында милли сәясәт белән уңышлы шөгыльләнүче һәм республиканың һәр халкына ишетелергә мөмкинлек бирүче оешмага нигез салынды да инде. Бүген, 30 елдан соң, Татарстан халыклары Ассамблеясы Россиядә генә түгел, аннан читтә дә үрнәк булып тора.
Республиканың милли-мәдәни оешмалары ул вакытта алган һәм хәзер ала торган ярдәм өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә шул ярдәм белән дистәләгән милләт вәкилләре туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен лаеклы дәрәҗәдә саклыйлар.
Сезгә барлык башлангычларда уңышлар, сәламәтлек, иминлек, тормыш энергиясе телибез.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты җитәкчелеге