Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды

Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды

admin 16.05.2016

(16 май, 2016 ел) Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды. Тукай атнасы-2016 кысаларында узган чара быел тууына 130 ел тулган шагыйрьнең иҗатына гашыйкларны җыйган иде, дип хәбәр итә «Казинформ» агентлыгы.

Очрашу чараны оештыручылар — Астана шәһәренең «Дуслык» Татар мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова һәм ProBooks Китап укучылар клубы җитәкчесе Алтынай Ташетованың сәламләү чыгышыннан башланды. Аннары Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган теле» җыры башкарылды.

Кичәгә килүчеләр чәкчәк белән чәй эчте, шигырьләр сөйләде. Алар татар, рус һәм казакъ телләрендә яңгырады. Шунысы игътибарга лаек: җыелучылар арасында төрле милләт, һөнәр һәм яшь вәкилләре бар иде.

Искәртеп узабыз: Астана шәһәренең «Дуслык» Татар мәдәни үзәге Габдулла Тукайның тууына багышланган «Тукай язы-2016» чаралар циклы үткәрә. Элегрәк Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты базасында эшләүче Каюм Насыйри исемендәге институтның фәнни-мәгариф үзәгендә Тукай киноатнасы үтте. Аннары Казакъстан башкаласында беренче тапкыр Тукай диктанты оештырылды. Май-июнь айларына «Шүрәле поэмасы буенча балалар спектакле премьерасы, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, тематик китап күргәзмәсе һәм искә алу кичәсе ниятләнгән. Анда циклга нәтиҗәләр ясалып, диктантта җиңүчеләр һәм «Тукай язы-2016″нең иң актив катнашучылары бүләкләнер дип көтелә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57