Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Астанада ханбикә Сөембикә урамы барлыкка килде

Астанада ханбикә Сөембикә урамы барлыкка килде

admin 20.11.2016

(20 ноябрь, 2016 ел) Казахстанның Астана шәһәрендәге бер урамга Казанның соңгы ханбикәсе хөрмәтенә Сөембикә дип исем куштылар. Бу хакта Казахстанның татар һәм башкортлар ассоциациясе медиаүзәге хәбәр итә.

Әлегәчә бу урамның проект атамасы — N 602 иде, яңа урамга Сөембикә исемен кушу турында карар сентябрь аенда кабул ителгән. Аңа кадәр ике ел дәвамында, 2016 елның июленә кадәр, илдә объектларга, административ- территориаль берәмлекләргә исем бирү яки аларның исемен үзгәртү сорауларын тикшерүгә моратий гамәлдә булган.

Астана акиматына 2015 ел башында кертелгән тәкъдимнәр, шул исәптән N 602 урамына ханбикә Сөембикә исемен бирү мөрәҗәгате дә быел сентябрьдә каралган, дип хәбәр итә акиматның матбугат хезмәте.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57