(20 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ататөрк истәлеге, яшьләр һәм спорт көненә багышланган концерт үтте. Чара Казан шәһәре төрекләренең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе, Ю.Эмре исемендәге институт һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы ярдәме белән оештырылды.
1919 елның 19 нчы маенда Самсун шәһәрендә Мостафа Кемаль Ататөрк төрек яшьләре каршында чыгыш ясый. Бу вакыйга Төрек Республикасы мөстәкыйльлегенә башлангыч бирә. Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйрәм чарасы нәкъ менә әлеге тарихи вакыйгага багышланган иде.
Бу турыда үз чыгышында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган да әйтеп үтте. Төрекләр өчен мөһим булган әлеге бәйрәмгә килгән кунаклар, Татарстан Республикасы халкы һәм ватандашларына ул зур рәхмәтен белдерде.
«1919 елның 19 нчы мае — безнең халкыбыз өчен бик мөһим дата», — дип сөйләде Генконсул.
«Мин Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлешен кертүче Татарстан Республикасына рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең ватандашларыбызны ачык йөз белән каршы алучы Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортына да рәхмәтлемен», — дип өстәде ул.
Яшьләр темасын дәвам итеп, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитзкчесе Тимур Кадыйров чыгыш ясады. Татарстанда 70 төрек студенты гына булса да, алар 115 илдән килгән 12 мең студент арасында тиешле урынны алып торалар һәм үз илләрен, мәдәниятләрен лаеклы рәвештә күрсәтәләр, дип сөйләде ул.
Казан төрекләренең «Анатолу» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тарык Доган шулай ук тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм, яшьләр — һәр халыкның киләчәге, алар алдагы тормышка милли кыйммәтләрне тапшыручылар, дип белдерде.
Алга таба концерт программасы башланды. Төрек музыкасыннан кала, тамашачылар игътибарына Татарстан халыклары Ассамблеясенең грузин, таджик, дагыстан һәм башка милли-мәдәни автономияләре чыгышлары да тәкъдим ителде.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге