Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Азатлык» яшьләре кырымтатар сөргенен байрак таратып искә алды

«Азатлык» яшьләре кырымтатар сөргенен байрак таратып искә алды

admin 19.05.2016

(19 май, 2016 ел) «Азатлык» татар яшьләре берлеге егет-кызлары 18 май — сөрген көнен Казанда байраклар таратып искә алды. Татарстан һәм кырымтатар байрагын берләштереп алар Казан татарларының кырымтатарлар белән бер милләт икәнен күрсәтергә тырышты.

1165773A-C6EB-42A6-8F20-E8BEC58F71FF_w610_r1_s

Казанның Бауман урамында үткән чарада активистлар бер мең байрак таратты. Бер ягы Татарстан, икенче ягы кырымтатар байрагы төсендәге байракчыкларны үтеп баручыларга тараткан вакытта алар 18 майның кырымтатарларны сөргенгә җибәрү көне дип аңлатты. Әлеге матәм көне турында кыскача мәгълүмат бирелде.

D6DC1269-9584-4328-A28F-4BA1141F2EBE_w610_r1_s

Чараны оештырган «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, ике байракны берләштереп, 18 май — кырымтатар сөргенен искә алырга чыгуларын һәм кырымтатарларга шушы рәвешле теләктәшлек күрсәтүләрен җиткерде.

35467B80-FE4D-48D1-A0FB-994943CE846A_w610_r1_s

«Без Кырымда, Татарстанда, Себердә яшәсәк тә — бер милләт. Безне ничек кенә аерырга тырышсалар да, без барыбер татар булып калабыз. Безне таркатырга, аерырга тырышучыларга байраклы акциябез бер җавап булып тора. Һәм әлбәттә без бу көнне кырымтатарларның кайгысын уртаклашабыз. Без сезне онытмадык, дип әйтәбез. Бу чараны Татарстан түрәләре оештырырга тиеш иде. «Үлемсез полк», Кырымның Русиягә кушылу көннәрен зур тантаналар белән билгеләп үтәләр. Митинглар, концертлар оештыралар. Әмма кырымтатарларның кайгы көнен искә алучы юк. Бүген бу көнне Казанда татар милли хәрәкәтеннән башка беркем дә искә алмый. Бу дөрес түгел һәм без моңа ризасызлык белдерәбез. Бездәге Хәтер көне кебек бу көн онытылып бара. Кырымда милли оешмалар бу көнне билгеләп үтүгә якын да китерелмәде. Киресенчә, Кырымда татарларга басым, куркытулар, тентүләр бара. Без моңа ризасызлыгыбызны белдерәбез һәм бүген әлеге байракларны таратып моңа үзенә күрә бер протест күрсәтәбез», — диде Наил Нәбиуллин.

Азатлык

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57