Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Беренче Пезиденты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Котлауны ул үзенең MAX каналында бастырып чыгарды.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәк акылыгыз, тирән тәҗрибәгез һәм Татарстаныбызга чиксез мәхәббәтегез – бәяләп бетергесез хәзинә. Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
