Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бакуда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелә

Бакуда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелә

admin 18.02.2015

(18 февраля) Чарада Җәлил шигырьләре, шулай ук шагыйрьгә атап язылган әсәрләр яңгырады.

Бакуда Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте. Иҗади чара танылган татар каһарман-шагыйренең тууына 109 ел тулуга багышланган иде. Кичәне «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе ярдәме белән «Туган тел» Республика татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Программаны алып баручыларның Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләве җирле татар халкы вәкилләре чыгышлары белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен укыды.

Әзербайҗанның «Туган тел» Татар мәдәнияте үзәге рәисе Гөлҗан Мясоутова җыелучыларга Әзербайҗан шагыйре Самед Вургунның татар әдибе турындагы сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Дөнья һәм дөнья әдәбияты үзләренең исемнәрен дан белән мәңгеләштергән бик күп шагыйрьләрне белә, әмма исемен үлемсез иҗаты һәм үзе үк батырлык булып торган үлеме белән мәңгеләштергән Муса Җәлил кебек шагыйрьләр алай ук күп түгел. Менә алар: бөек Байрон, Венгрия халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм Муса Җәлил».

«Туган тел» Татар мәдәнияте үзәге хоры Җәлил шигырьләренә язылган берничә җырны да башкарды.

Кичәнең иң истә калырлык мизгелләренең берсе «Lira club» Халыкара иҗат берлеге вәкиле — Әзербайҗан шагыйре Аладдин Ягубов чыгышы булды. Ул үзенең сугыш темасына, шулай ук мәшһүр татар шагыйренә багышланган шигырьләрен укыды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57