Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр

Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр

admin 01.04.2018

(1 апрель 2018) Татарстанда татар телендә балалар өчен кыскаметражлы фильмнар циклын төшерәчәкләр. Татарстан Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүмат буенча, Мәдәният министрлыгы “Татаркино”га бу максатларга субсидия биргән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

16 мини-фильм төшерү 1,2 миллион сумга тсарыф ителәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар телендә рус субтитрлары булган кыска метражлы фильмнар альманахы Татарстан язучылары, республика Язучылар берлеге әгъзалары А.Гыймадиев, И.Сәйфуллин, Р.Галиуллин һәм Л.Закированың оригиналь хикәяләре һәм юморескалары буенча төшереләчәк. Мини-фильмнарның геройлары әдәби татар телен белә торган балалар булырга тиеш.

Фильмнарның жанры төрле булырга мөмкин: юмор, комедия, мелодрама, детектив яки мистика. Балалар өчен барлыгы 5-7 минутлык 16 мини-фильм төшереләчәк. Бер серияне төшерү өчен 76 мең сум сарыф ителәчәк. Мини-фильмнар Казанда һәм Татарстан территориясендә төшерелергә тиешлеге билгеләп үтелә. Фильмнар циклы 2018 елның 15 декабренә кадәр әзер булырга тиеш.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Туган тел» россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы конкурсы узды
Далее: Казанда әрмән рәссамы Вреж Киракосянның «Күңел тәрәзәләре» күргәзмәсе ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57