Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Балаларны яклау көне уңаеннан Дуслык йорты күпмилләтле концерт күрсәтте

Балаларны яклау көне уңаеннан Дуслык йорты күпмилләтле концерт күрсәтте

admin 02.06.2020

(2 июнь 2020) Балаларны яклау көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының күпмилләтле концерты премьерасы булды. Онлайн трансляция ТАССРның 100 еллыгы кысаларында әзерләнде.

IMG-20191225-WA0173

«Алтын» хореография мәктәп-студиясе репертуарында – сюжетлы бию композицияләре, дөнья халыклары биюләре — рус, татар, Урта һәм Көньяк-көнчыгыш Азия, Төньяк халыклары, вьетнам, һинд, монгол, эскимослар, бурят, калмык, үзбәк, төрекмән, таджик, кыргыз, карелия һәм молдава.

Онлайн концертта ансамбль укучылары башкаруында барлыгы 20 дөнья халыклары биюләре күрсәтелде.

IMG-20200602-WA0033

 Бию аша балалар төрле халыкларның бию культурасын ачты, костюмнар аша милли бизәлешен бирде. Бу коллективның һәр чыгышы тамашачыларга һәрчак кызыксыну һәм матур кичерешләр уята.

ТР атказанган артисты Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендәге «Алтын» хореография мәктәп-студиясе концерты трансляциясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының YouTube-каналында үтте.

IMG-20200602-WA0037

Дуслык йортының Инстаграм битендә концертның анонсын гына да 1200 кеше, ә концертның ике сәгатьтән артык барган туры версиясе трансляциясен 600гә якын кеше карады.

«Чикләүләр булуга карамастан, «Алтын» бию коллективы онлайн-репетицияләрен дәвам итә. Балалар хәрәкәтләрне кабатлыйлар, шомарталар, яңа биюләр өчен костюмнар һәм музыка сайлыйлар», — дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Гөлнара Гыймаева.

IMG-20200602-WA0041

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында эшләп килгән «Алтын» хореография мәктәп-студиясендә 3тән алып 15 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Коллектив республиканың төрле фестивальләрендә катнаша, төрле мәйданнарында чыгыш ясый. Балалар өчен бу бик кызыклы.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда республикакүләм «Балтай» мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме башланды
Далее: Рус теле көне уңаеннан оештырылган онлайн-флэшмоб старт алды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57