Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Балаларны яклау көнендә Дуслык йортында балалар эшләре күргәзмәсе ачылды

Балаларны яклау көнендә Дуслык йортында балалар эшләре күргәзмәсе ачылды

admin 02.06.2021

(2 июнь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 5 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Чара Балаларны яклау көне уңаеннан узды. (ФОТО)

5-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе Казан шәһәренең сәнгать белеме системасында база һөнәри мәктәбе булып тора. Мәктәптә рәсем, живопись, композиция, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать тарихы кебек юнәлешләр укытыла. Укучылар рәссам, архитектор, дизайнер, проектлаучы һ.б. профессияләре белемнәрен үзләштерәләр.

Күргәзмәдә укучыларның иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән. Ачылышта эш авторлары үзләре, аларның педагоглары, Рәссамнар берлеге вәкилләре, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре һәм башка кунаклар катнашты. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм «Алтын» мәктәп-студиясе яшь артистлары чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Яшь талантларның эшләре белән бушлай Татарстанның Халыклары дуслыгы йортының тантаналар залында танышырга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57