Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Балтачта бала коляскаларын милли төсмердә бизиләр

Балтачта бала коляскаларын милли төсмердә бизиләр

admin 24.06.2016

(24 июнь, 2016 ел) Балтачта милли үзенчәлекле “Коляскалар парады” оештырыла. Бәйгенең нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, бизәлеш һәм конструкцияләрдә расаара һәм дин, милләтара низагларга китерердәй нәрсәләр булырга тиеш түгел.

SONY DSC

“Коляскалар парады” районда тәүге тапкыр уздырыла һәм аны үткәрү 7 июльгә билгеләнгән. Анда катнашу өчен балалар коляскасын конкурсны оештыручылар тәкъдим иткән темаларга нигезләнеп, төрле технология, өстәмә аксессуарлар ярдәмендә бизәү кирәк. Баланың 3 яшьтән артмаган булуы да төп шартларның берсе булып тора.

Бәби арбаларын бизәү өчен темалар һәм номинацияләр төрле. Болар “Милли төсмер” (милли әкият геройлары, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән бизәлеш), “Галәм дөньясы” (космик техника, космонавтикага бәйле һөнәрләр, фантастика, НЛО һ.б.), “Район үзенең һөнәр ияләре белән данлы” (гаилә династияләре, талантлары, сәләтләренә бәйле бизәлеш), “Мультик вакыйгалары” (төрле мультипликацион фильмнарга нигезләнгән бизәлеш).

Бәйгенең нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, бизәлеш һәм конструкцияләрдә расаара һәм дин, милләтара низагларга китерердәй нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шулай ук көчләү элементлары куллану тыела. Сайлап алганда әлеге шартлар үтәлүгә зур игътибар биреләчәк.

“Без бу чараны ЗАГС бүлеге белән берлектә үткәрәбез. Татар гаиләләребезнең шактые руслашып бара. Гаиләләрне, милли гореф-гадәтләребезне ныгыту, бишек җырларын искә төшерү максатыннан, әлеге бәйгене уздырырга булдык. Конкурс программасы тулысынча әзер түгел, без аны төзибез. Чарага килгән барлык кунакларга да кызык булсын дип тырышачакбыз”, — диде Айсылу Нуриева.

Аның сүзләренчә, бу көнне конкурс җиңүчеләре генә түгел, ә иң соңгы теркәлгән яшь гаиләгә, 35 яшькә кадәр булган иң күп балалы парга, армиядә хезмәт итеп иң соңгы кайтучыга да бүләкләр биреләчәк. Алар муниципаль бюджет һәм иганәчеләр хисабына әзерләнә.

Районның ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел Балтач районында 121 бала дөньяга килгән, 78 яшь гаилә теркәлгән. Узган елның 1 июленә кадәр туган балалар саны 198, яңа теркәлгән гаиләләр 89 булган.

Татар-информ

Фото: ЮГС

Продолжить чтение

Назад: Интернетта Тукай әсәрләрен уку буенча яңа конкурс уздырыла
Далее: Ф.Мөхәммәтшин: «Безнең халыкларның күптеллелеге, күпмәдәниятлелеге — уникаль байлык»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57