(8 октябрь, 2015 ел) Бу хакта бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында милләт эшләре буенча федераль агентык җитәкчесе Игорь Баринов әйтте. (ФОТО)
“Төп бурыч – дәүләтнең милли сәясәтен бөтен кешегә дә аңлаешлы итү”, — дип ассызыклады Шәрипов. Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты эшчәнлеге ММЧнда яктыртыла: көндәлек программа, хәбәри сюжетлар чыга.
Шул ук вакытта, спикер фикеренчә, әле дә булса милли мөнәсәбәтләр темасы ешрак хәбәри рубрикаларда чагылыш таба – мәдәният яки криминал.
“Кадр артында хакимиятнең системалы тырыш хезмәте кала. Бу хезмәт республикада һәм илдә милли сәясәтне тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Шушы сорауны тирәнтен яктырту җитми”, — дип сөйләде Шәрипов.
Моннан тыш, спикер әйтүенчә, Татарстан халыклары Ассамблеясы Россия регионнарының башка профильле оешмалары белән эш итә, хезмәттәшлек турындагы килүшүләр имзалана.
“Хезмәттәшләрдә нинди яңалык бар, шунда ук аны бездә булдырырга тырышабыз һәм үзебезнекен тәкъдим итәбез. Россия Федерациясендә хезмәттәшләребезнең безнең проектларны нигез итеп алулары турында беләбез”, — дип билгеләп үтте Шәрипов.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры сүзләренә караганда, бүген милләтара сәясәт программаларын уңышлы тормышка ашыруның сере хакимият органнары белән үзара эш алып барудан гыйбарәт. Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе булып Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тора. “Проблема һәм аның чишелеше арасындагы ара зур түгел, чөнки респуликаның җитәкчелеге һәрвакыт янда һәм элемтәдә”, — дип аңлатты Шәрипов.
Моның белән беррәттән, ул билгеле бер проблемаларны атады. Аның сүзләренә караганда, илебездә Россиядә яшәүче милләтләрне, идарә итү системаларын берләштерүче оешмалар эшчәнлеген булдыруда бердәм алымнар җитми. Шулай ук бүген милләрара сорауларның чишелешен таба алырлык Россия халыклары Дуслык Йорты Ассоциациясен булдыру тәкъдиме ясалды. Ул үзенә күрә бер коллегиаль орган буларак күзалланды.
Сөйләгәннәрне йомгаклап, Игорь Баринов милләтара һәм конфессияара сораулар буенча Татарстанда барысы да тәртиптә дип ассызыклады.
“Билгеле, проблемалар тумыйча кала алмый – республика күп милләтле һәм, әлбәттә, радикаль агым вәкилләрен һәм төрле экстремистларны җәлеп итә. Әгәр дә республика җитәкчелеге хәзерге кебек уйлап эш итмәсә, безнең проблемаларыбыз күп булыр иде”, – дип сөйләде ул.