Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Баулыда язучы Фәнис Яруллинны искә алдылар

Баулыда язучы Фәнис Яруллинны искә алдылар

admin 10.02.2025

Баулыда язучыбыз Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымга куелган һәйкәл янында шагыйрьне искә алу чарасы узды. Митингны үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга 9 февральдә 87 яшь тулган булыр иде. Татар халкының онытылмас шәхесе истәлеген хөрмәтләп аның һәйкәле янына дуслары, туганнары һәм әдипнең иҗатын сөюче баулылылар җыелды. Очрашу “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры белән ачылып китте.

Фәнис Ярулинның туган көне уңаеннан республика матбугаты битләрендә аның шигырьләре басылды, районда төрле чаралар оештырыла, бу инде язучыга игътибар артуын күрсәтә, аның әсәрләре нигезендә балаларыбызны тәрбияләү дәвам итә, бу бик тә сөенечле хәл,  –  дип сөйләп китте язучының дусты Мохтар Афзалов.

Чара барышында 3нче мәктәп укучылары һәм теләге булган һәр кеше Фәнис Яруллин шигырьләрен укыды. Митинг язучының  һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Баулы-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57