Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • БДБ илләре Дуслык йортлары онлайн-конференция үткәрде

БДБ илләре Дуслык йортлары онлайн-конференция үткәрде

admin 15.12.2020

(15 декабрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан Дуслык йортларының уртак проектларын эшләү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

IMG_20201215_133932

Чара zoom мәйданчыгында узды һәм анда мәдәниятара диалогны үстерүнең һәм милли бердәмлекне ныгытуның нәтиҗәле инструментлары буларак уртак проектлар вариантлары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, катнашучылар Россия һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең төрле илләрдә хезмәттәшлеге ярдәмендә «халык дипломатиясен» булдыру кирәклеге турында сөйләштеләр. Шулай ук милли-мәдәни мохтариятләр эшчәнлеге өчен ресурс үзәкләренең мондый бәйләнешләрне җайга салуда роле билгеләп үтелде.

шеф

Ирек Шәрипов конференция барышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты Казанда урнашкан Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь, Төркия дипломатик вәкиллекләре белән актив эш алып бара. Әлеге эш форматы ике яклы элемтәләрне җайга салу өчен зур перспективаларга ия, дип билгеләп үтте ул.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57