Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • БДБ илләре уеннарын Казанда 4-11 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла

БДБ илләре уеннарын Казанда 4-11 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла

admin 19.06.2020

(19 июнь 2020) Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Казанда август аенда үтәргә тиешле булган БДБ илләре уеннары башка датага күчерелде. Алар 4-11 сентябрьдә оештырылачак. Ярышларда 3,5 спортчы катнашыр дип көтелә. 230 медаль комплекты уйнатылачак.

Татарстанның Спорт министры Владимир Леонов хәбәр итүенчә, БДБ илләре спорт министрлары июнь ахыры — июль башында видеоконференциягә җыелып, тәүге уртак ярышларны үткәрү регламенты буенча фикер алышачаклар.

«Бу айның ахырына яки июль башында бездән чакыру алган барлык илләрнең спорт министлары катнашында видеоконференция оештырырга планлаштырабыз. Барысы да кызыксыналар, алдан беркем дә баш тартмый [уеннарда катнашудан]. Беләсез бит, Олимпия уеннары датасы күчерелде. Күпләр өчен бу [БДБ илләре уеннары] якын аралыкта булачак беренче стартларның берсе, объектлар билгеләнгән һәм тулы әзерлектә. Шуңа күрә оештыру һәм логистика буенча проблемалар күрмибез. Төп авырлык — үткәрү регламенты. Чөнки бу өлкәдә тамашачылар, объектларга кертү, туклануны оештыру буенча сораулар бар», — дип Леоновтан цитата китерә ТАСС.

Министр әйтүенчә, чарага әзерлек график буенча бара. БДБ илләре уеннарының тамашачылар катнашында үтәчәгенә ышанычын белдерде ул.

«Җанатарларны нинди күләмдә һәм ничек кертергә икәнен уеннар үтәсе вакыт якынайгач Роспотребнадзор белән аңлашачакбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде Леонов.

Татар-информнан тәрҗемә

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында туры эфирда узбәк биюе буенча мастер-класс үтте
Далее: Шәймиев: «Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57