Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • БДБ илләре укучылары Казанда узачак ярышларга җыелачак

БДБ илләре укучылары Казанда узачак ярышларга җыелачак

admin 03.10.2019

(3 октябрь 2019) Казанда БДБ дәүләтләр-катнашучылар арасында узучы VII Халыкара мәктәп спорты фестивале башлана. Чарада 480нән артык укучы катнашачак.

Ярышлар сигез спорт төре буенча үтәчәк: мини-футбол, баскетбол, волейбол, баскетбол 3х3, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат һәм мини су полосы.

Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия, Таджикистан, Украина һәм Үзбәкстан үз мәктәп командаларын җыячак. Ачылу тантанасы 5 октябрь көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үтәчәк.

Фестиваль кысаларында «түгәрәк өстәл» утырышы узачак. Анда БДБ илләрендә мәктәп спорты үсеше һәм «Мәктәп спорты турында» модель законы буенча фикер алышачаклар. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре дә катнашачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турында 6 районнан 44 коллекив катнашты
Далее: Казанда беренче курста укучы чит ил студентлары белән очрашулар башланды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57