Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көне якынлаша

Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көне якынлаша

admin 29.03.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 2 апрельдә билгеләп үтелә торган Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узачак.

Бәйрәм Печищи авылындагы Янка Купала музееның иң эре проектларыннан берсе булган «Янка Купала әсәрләре иллюстрацияләрдә» күргәзмәсен ачу белән башланачак. Белорус әдәбияты классигы Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер булган музее хезмәткәрләре төрле рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән иллюстрацияләрнең киң спектрын тәкъдим итәчәк.

Алга таба үз эченә концерт программасын алган тантаналы чара узачак, аның төп темасы — Татарстан һәм Беларусь халыкларының төрле өлкәләрдәге өзелмәс элемтәсе. Концерт программасында рус, белорус мәдәниятен, шулай ук Идел буе халыкларының мәдәни традицияләрен чагылдыручы чыгышлар күрсәтеләчәк.

Белорус әдәби классигы Янка Купала әсәрләреннән тыш сәхнәдән 1943 елда Белоруссия территориясен азат итү барышында һәлак булган татар композиторы Фәрит Яруллинның әсәрләре яңгыраячак. 2017 елда Витебск өлкәсендә Фәрит Яруллинга һәйкәл куелган, Дубровна шәһәренең музыкаль лицеена аның исеме бирелгән.

Күргәзмәне ачу тантанасы — 13:30 сәгатьтә.
Бәйрәм концерты — 14:00 сәгатьтә.

Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57