(26 февраль, 2016 ел) Бельгия татарлары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Тантана Берлиндагы Россия фән һәм мәдәният үзәгендә үтте. Бельгиядә гомер кичерүче татарлар, халкыбызның батыр улын искә алу өчен, Берлинга махсус килгән иде.
РФ илчесенең киңәшчесе Георгий Старкович чараны ачып: «Берлин үзәгендә мондый әһәмиятле вакыйганы билгеләп үтеп, без катлаулы икътисади вазгыятьтә Россиянең бай мәдәниятен күрсәтәбез, рухи ачыклык, дустанә аралашуга әзер булуыбызны чагылдырабыз», — дип билгеләп үтте.
Алга таба кичә иҗади программа белән дәвам итте. Татар, рус, немец телләрендә яңгыраган әдәби-музыкаль композиция тамашачыларны Җәлил яшәгән чорларга алып кайтты. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкантларына кушылып, Муса Җәлил һәм оныклары һәм оныкчыклары иҗат иткән шигырьләргә язылган җырлар яңгырады. Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова үзенең хәтирәләре белән уртаклашты.
Кичәнең икенче өлешендә шулай ук чарада катнашкан режиссер Нина Прахаржның Җәлил турындагы «Приговоренный к бессмертию» дигән документаль фильмы тәкъдим ителде, дип сөйләделәр «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасындагылар.