Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бельгия мәктәпләрендә татар мәдәнияте дәресләрен уздыру мөмкинлеген карыйлар

Бельгия мәктәпләрендә татар мәдәнияте дәресләрен уздыру мөмкинлеген карыйлар

admin 19.09.2017

(19 сентябрь, 2017 ел) Бельгиянең кайбер гомум белем бирү мәктәпләрендә факультатив рәвештә рус теле һәм Россия халыклары мәдәниятен өйрәтә башлаганнар. Уку елы башыннан илнең франция телле өлешендәге мәктәпләр «Телләр һәм мәдәниятләр ачылышы» проектында катнаша ала.

0032

Моңа Мәгариф министрлыгы һәм Бельгиянең рус мәктәпләре ассоциациясе (Association belge des écoles russe) арасындагы килешү нәтиҗәсендә ирешелгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге Бельгия балалары хәзер рус теленең төп куланыштагы җөмләләре, әлифбасы, шулай ук Россиянең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша алачак. Өлкәнрәк укучылар өчен рус теле чит тел буларак тәкъдим ителә.

Ассоциация җитәкчесе Марина Кулагина сүзләренә караганда, бу пилот проект белән озак вакытлы килешү төзелә ала. Ул Брюссель һәм корольлекнең француз телле өлешендәге (Валлония) дәүләт һәм шәхси уку йортларына тарала ала.

Әлеге программа кысаларында татар мәдәнияте буенча да берничә дәрес кую күздә тотыла, чөнки ата-аналар балаларының Россия турында бөтен яктан да белем алуын тели. Сынау варианты рәвешендә «Татарлар Бельгиядә» ассоциациясе инициативасы белән Валлониядәге «Турнисоль» мәктәбендә дәресләр сериясе кертелә башлады. Әлеге белем йорты Льеж шәһәрендә урнашкан. Бу мәктәп җитәкчесе Элла Бондарева аңлатканча, нигездә, бирегә балаларын рус телле әти-әниләр алып килә, алар өчен тарихи ватаннары белән элемтә мөһим. Льежда үз балаларын Татарстанның туристлык маршруты буенча йөртүче күп кенә гаиләләр бар. Андыйларга өстәмә дәресләр кулай гына булып тора. Хәтта мондый кече старттан башланган дәресләр дә Бельгия балаларының күзаллавын киңәйтә, дип җиткерделәр ассоциациядә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Студентлар парадында катнашучылар: «Шәһәр чараларында татар теле дә кулланылсын иде»
Далее: Мәскәүдә Россия халыклары Ассамблеясе Советы президиумы утырышы уза

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57