Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бельгия татарлары алдында М.Җәлил исемендәге ТДОһБАТ труппасы чыгыш ясады

Бельгия татарлары алдында М.Җәлил исемендәге ТДОһБАТ труппасы чыгыш ясады

admin 27.01.2015

(27 гыйнвар) Брюссельнең Алсемберг шәһәрендә Адольф Адамның «Жизель» балеты тәкъдим ителде.

Бельгия татарлары алдында М.Җәлил исемендәге ТДОһБАТ труппасы чыгыш ясады 26
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры балет труппасы гастрольләре Бельгия ватандашлары өчен үзенчәлекле мәдәни вакыйга булды. Брюссельнең Алсемберг шәһәрендә Адольф Адамның «Жизель» балеты тәкъдим ителде.

Татарстан коллективының гастроль турлары ике ай элек нәкъ менә шул спектакльдән башланган иде. Европаның 7 илендә 6 дистәгә якын чыгыш ясалган. 2 февральдә, зур коллектив Нидерландта чыгышларын тәмамлап, үз сәхнәсенә кайтачак. Татарстанлылар бирегә ун ел чамасы елга берничә тапкыр килә, аларны җирле бельгиялеләр һәм Бельгия татарлары яхшы танышлары кебек каршы ала.

«Де Минт» үзәге директоры Тина Ван Бокстал сүзләренчә, биредә бер сезонда башка балет труппаларының да дистәләгән чыгышлары уза, бу — дөньяда иң яхшы коллективларның берсе. Татарстан театры белән хезмәттәшлек Тина Ван Бокстал Амстердам театрында “Каррэ” тамашасында булгач башланды. Шул вакыттан бирле дирекция «Staatstheater van Tatarstan» гастрольләрен еллык планына кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Ул 2015 елның декабренә матур итеп бизәлгән зур чыршы һәм аның могҗизалы уенчыгы Щелкунчик турындагы Раштуа тарихына килешү төзеде инде.

Бельгиянең балет мәктәбе җитәкчесе өчен Казан коллективы искиткеч ачыш булды, ул хореографик куелышның, хәрәкәтләрнең техник ягы югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры балет труппасы чираттагы гастрольләрендә яшьләрне алып килергә җыена. Бу турнеда “Жизель” дә төп партияне бразияле Аманда Гомеска ышанып тапшырганнар. Ул Казан балеты тарихында Көнья Америкадан — беренче солист.

“Бельгия татарлары” берлеге әгъзалары спектакльдән искиткеч хис-кичерешләр тәэсирендә артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57