Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бер тиен дә юк иде, уйламаганда Алтын булды!

Бер тиен дә юк иде, уйламаганда Алтын булды!

admin 07.05.2019

(7 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче «Алтын» хореография мәктәп-студиясенең сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган артисты Гөлнара Гимаева юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга хезмәттәшләре, коллективта шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре килгән иде. (ФОТО)

Мероприятие хореографической школы - студии "Алтын" (06.05.19)

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үз чыгышында болай дип сөйләде:

«Безнең бер җитешсез ягыбыз бар иде – Идел буе һәм Урал, Россия халыклары биюләрен тиешенчә күрсәтә алмый идек. Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты составында һәрчак көчле хореограф-белгеч һәм әйбәт ансамбль булдыру теләге белән яндык. Бу уңайдан борынгылар да: «Бер тиен дә юк иде, уйламаганда Алтын булды», дигән мәкаль калдырган. Әлеге Алтын, әлбәттә, Гөлнара Гимаева! Сез бик үзенчәлекле кеше – чибәр, талантлы, үссүзле һәм уңышлы. Безнең арада булуыгызга без бик шат».

Мероприятие хореографической школы - студии "Алтын" (06.05.19)

Котлауларга «Казанские Ведомости» газетасы редакциясе дә кушылды.

Мероприятие хореографической школы - студии "Алтын" (06.05.19)

Белешмә. Гөлнара Гимаева нигез салган һәм җитәкче булган Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе быел 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. оллектив шәһәр һәм республика чараларында катнашып танылды. Бүгенге көндә ансамбльдә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар шөгельләнә. «Алтын»ның үзенчәлеге бар: биредә балалар халык-сәхнә биюләрен һәм Идел буе халыклары биюләрен башкаралар.

Мероприятие хореографической школы - студии "Алтын" (06.05.19)

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында 8 май көнне Җиңү көненә багышланган күргәзмә ачылачак
Далее: Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57