Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Әлки муниципаль районында булды, анда «Бердәм Россия» көне» партия проекты чараларында катнашты, «Әлки» кулланучылар кооперативында булды, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды һәм районның партия активы белән очрашты. (ФОТО)
Быел «Бердәм Россия» көне беренче тапкыр Татарстан халыклары Ассамблеясы белән берлектә уздырылды, чөнки кайбер чаралар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.
«Бердәм Россия» көннәренә нәтиҗәләр Әлки районының җирле мәдәният йортында узган партия активы белән очрашуда ясалды.
«Хәзер яшәгән катлаулы шартларда безнең бурыч — кешеләрне иҗат өчен берләштерү, һәм «Бердәм Россия» партиясе (ә Татарстан бүлекчәсе илдә иң эреләрнең берсе) ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган сәяси көч буларак бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры да катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады, учреждениенең республикада һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм проектларын тәкъдим итте. Шулай ук ул Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен ТР башкаласында яшәүчеләрдә һәм кунакларда популярлаштыручы туристик маршрут — «Этномәдәни Казан» проектын анонслады.
«Без проектларыбыз белән кызыксынучы һәркем белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең уртак эшебез күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм татулыкны саклауга һәм ныгытуга ярдәм итәр дип ышанабыз», — диде ул чыгышын йомгаклап.
Чараларда Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Людмила Рыбакова, Камил Садриев һәм Александр Чубаров, «Бердәм Россия» көне» проекты координаторы Разия Садыйкова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге