(7 август, 2015 ел) Ул бердәм сайлау көне уңаеннан үткәрелә13 сентябрь көнне “Казан Арена” стадионы каршындагы мәйданда “Без булдырабыз! Без бергә!” дип аталган бәйрәм чарасы була. Ул бердәм сайлау көне уңаеннан үткәрелә.
Бәйрәмгә сайлау участокларында тавыш бирергә баручылар эләгә ала. Мәдәни чараны тамаша кылу өчен сайлау участокларында бирелгән беләзекләрдән файдалану шарт.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов хәбәр итте.
Бу акция быел икенче тапкыр үткәреләчәк. Беренче тапкыр мондый бәйрәм узган ел ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында оештырылган иде.
Бәйрәм чарасы сәгать 10.00 дә башлана. Футбол стадионы каршындагы мәйданда 1980 еллар стилендәге мәйданчык, ретро автомобильләр күргәзмәсе, яшьләр өчен лофт-зона, ГТО нормаларын тапшыру өчен җайлаштырылган мәйданчык, экстремаль спорт төрләре паркы, Татарстанның алдынгы спорт клублары уенчыларыннан автографлар тарату, воркаут фестиваль тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, казанлылар яратып өлгергән “Әдәби ишегалды” фестивален уздыру ниятләнә. Анда танылган артист Дмитрий Харатьян чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук “Әдәби күчеш” фестивале дә уздырылачак.
Сәгать 14.00 дә концерт мәйданчыгында Татарстанның иң яхшы поп- һәм рок-төркемнәре катнашында концерт башлана. Анда “Мураками”, ВИА “Волга-Волга”, “Прогульщики”, “Большой куш”, “Miami dance”, “Doratti” һ.б. бик күп артистлар чыгыш ясавы көтелә. Бәйрәм исә Салават, “Елка” һәм “Любэ” төркеме чыгышы белән тәмамланачак.
Иҗади яшьләр академиясе президенты Валентин Шихобалов сүзләренчә, “Татарстан белән горурланам — сайлауларга барам” акциясе калада һәр көнне уздырыла.
“Без төрле флэшмоблар, акцияләр оештырабыз. Ул чаралар барысы да социаль челтәрләрдә #яидунавыборы хэштегы астында чагылыш таба, — диде ул. – Ике атна дәвамында без 13 чара үткәрәбез. Алар якынча 6-7 мең кеше туплый. Алар барысы да мәгълүмат таратучылар. Без яшьләргә бердәм сайлау көне хакында сөйлибез һәм аларның сайлауларга бару әзерлеген ачыклыйбыз”.
“Ял көне күп кешенең ял итәсе килүен без яхшы аңлыйбыз. Мондый чаралар, билгеле инде, сайлауларга килүчеләр санын да арттыра”, — дип саный Игорь Сивов.