Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Бердәмлектә көчле без!” балалар акциясе узды

“Бердәмлектә көчле без!” балалар акциясе узды

admin 05.03.2015

(5 марта 2015) Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Казанның “Сандугач” яшүсмерләр клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Бердәмлектә көчле без!” дип исемләнгән акция уздырылды. Чара төрле дин вәкилләре катнашында оештырылды һәм балаларны Ватаныбыз тарихы белән таныштыру, аларда толерантлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелде.Акциягә Татарстанның төп өч конфессиясе вәкилләре – мөселманнар, православиелеләр һәм яһүдиләр чакырылды. Дин әһелләре балаларга Ватанны ярату, бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итү турында сөйләделәр. Шулай ук татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүләренә игътибар юнәлттеләр. Акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Кадровый резерв” Республика проекты, Казан епархиясе, Казан яһүдиләре дини оешмасы ярдәмендә оештырылды, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чыганак: «Татар информ» ИА

 

 

 

 

 

 

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57