Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Беренче 250 катнашучы: республикада «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башланып китте

Беренче 250 катнашучы: республикада «Йортыбыз — Татарстан» фестивале башланып китте

admin 02.10.2018

(2 октябрь 2018) Арчада (Татарстан) «Йортыбыз — Татарстан» VII республикакүләм этномәдәни фестиваленең беренче зона сайлап алу туры узды. Фестивальнең финалы 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда үтәчәк. (ФОТО)

Татарстанның Теләче, Саба, Кукмара, Балтач, Арча һәм Әтнә районнарыннан килгән артистлар һәм иҗат коллективлары төрле милләтләрнең бай мәдәниятен ачып биргән 35 номер күрсәттеләр. Бу — татар, рус, башкорт, керәшен, удмурт һәм осетин халыклары җыр-биюләре, театраль куелышлары.

Әлеге зона сайлап алу турында барлыгы 250дән артык кеше катнашты. Аларның барысы да фестивальнең дипломнарына ия булды.

Арск отборочный тур "Наш Дом - Татарстан"

Сайлап алу комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, Арча һәм Теләче районнары вәкиилләре чыгышлары аерылып торган. Әмма соңгы нәтиҗә барлык сайлап алу турлары узып, финал өлешендә генә билгеле булачак.

Иң әйбәт иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар ел саен Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узучы фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак.

IMG-20181002-WA0002

Бу елның яңалыгы да бар. Зона сайлап алу турлары узган районнарга милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен бүләккә сертификатлар тапшырылачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында миграция сораулары буенча «түгәрәк өстәл» узды
Далее: Казанда «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале старт алды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57