Казанның Яңа Савин районында урнашкан 25-нче номерлы мәктәп укучылары Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булдылар.
Алар өчен Дуслык йорты бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Балалар Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге, балалар һәм яшьләр белән эшләүнең төп юнәлешләре, укыту һәм күңел ачу программалары, туган телләр буенча дәресләр турында белделәр.
Моннан тыш нәни кунаклар Күп милләтле якшәмбе мәктәбе белән таныштылар, Дуслык музеенда булдылар һәм анда тәкъдим ителгән кызыклы һәм үзенчәлекле экспонатлар белән таныштылар.
Экскурсия халыклар дуслыгы һәм татулыгы турындагы «Карбыз» исемле фильмны карау белән тәмамланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге