Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Беренче тапкыр Казан Сабан туе борынгы йола белән башлана

Беренче тапкыр Казан Сабан туе борынгы йола белән башлана

admin 27.05.2016

(27 май, 2016 ел) Казан шәһәре тарихында беренче тапкыр башкала Сабан туе алдыннан урамнарга атлар җигеп чыгып, гармуннарда уйнап, җырлап-биеп милли бәйрәм ярышларында җиңүчеләр өчен сөлгеләр һәм бүләкләр җыйдылар.

imgi00020

Быел Казан Сабан туе 28 майда, шимбә көнне Мирный бистәсендәге каенлыкта узачак. Гасырлардан килгән гадәткә тугры булып, авылларда хәзер дә Сабан туена кадәр һәр йортка кереп, халыктан бүләкләр җыялар: берәүләр озын колгага чиккән сөлгеләр, икенчеләр яулыклар бәйли, ә хуҗабикәләр абзардан тавык йомыркалары алып чыгып бирә – бу бүләкләр милли уеннарда, ярышларда җиңүчеләргә тапшырыла.

Казанда, гомумән, шәһәр җирлегендә әле мондый йоланың бәйрәм итеп үткәрелгәне юк иде. Беренче тапкыр аны быел Казанда туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты, Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының башкаладагы Иске Татар бистәсен төзекләндерү белән шөгыльләнә торган “Иске шәһәр” префектурасы оештырды. Аларга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, төрле предприятие-оешмалар ярдәм итте.

imgi00022

Бәйрәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы урнашкан Иске Татар бистәсендә, Кабан күле буенда Сабан туена бүләк җыю йоласы һәм милли уеннар белән таныштырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева Сабан туена багышланган җыр бүләк итте. Төрле оешмалар исеменнән бүләкләр тапшырылды, алар арасында исә нәрсә генә күрмәссең – велосипедлар, самокат, тере әтәч, тәкәләр, картиналар, уенчыклар, теге яки бу хезмәттән файдаланырга сертификатлар, баллы чәк-чәк, каклаган каз… Шулай итеп, бүләкләр тау булып өелде, сандыклар шыплап тулды.

Казан зоопаркы һәм Биектау районы хуҗалыкларыннан китерелгән, тәртәләре чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атларның арбаларына утырып, Сабан туена бирнә җыючылар Иске Татар бистәсеннән соң Кабан күле яры буйлап кузгалып китте. Арбалар Галиәсгар Камал театры янында туктагач, театр артистлары бүләккә колгага танылган “зәңгәр шәл”не бәйләде.

imgi00001

Бүләк җыючыларның юлы Сәлимҗанов, Павлюхин урамнарыннан туктый-туктый узып, халыктан бүләкләр кабул итеп, “Казан ярминкәсе” үзәгенә кадәр дәвам итте.

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57