Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендә “Мирас” татар музыкасы фестивале була

Беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендә “Мирас” татар музыкасы фестивале була

admin 22.01.2016

(22 гыйнвар, 2016 ел) Тиздән, 3-8 февраль көннәрендә, Казанда беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемедә “Мирас” татар музыкасы фестивале була.

Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин кебек мәшһүр татар профессиональ композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Фестиваль концертлары С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак, диелә әлеге мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

3 февраль көнне тамашачыларга тәкъдим ителәчәк концерт программасында Н. Җиһановның “Нәфисә” увертюрасы, 5 нче номерлы симфониясе, татар темаларына сюитасы тәкъдим ителә.

6 февральдә Заһидулла Яруллин һәм Нәҗип Җиһанов иҗат иткән “Тукай маршы”, Алмаз Монасыйповның 3 нче номерлы симфониясе, “Наемщик” драмасыннан Салих Сәйдәшев вальсы, Рөстәм Яхинның Фортопиано һәм оркестр өчен концертын тыңларга мөмкин була.

8 февраль көнне Леонид Любовскийның Скрипка өчен оркестр белән концерты, Рәшит Кәлимуллинның 7 нче номерлы симфониясе, Резеда Ахиярованың “Гармония гимны” кантатасы, Шамил Шәрифуллинның оркестр өчен “Җыен” концерты тамашачы хозурына тапшырыла.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57