Үзенчәлеге тагын шунда ки, бу аудиовидео җыентык берүк вакытта өч серияне ачып җибәрә: «Музыкальное наследие татарского народа» дигән гомуми серияне һәм аның астындагы – «Полевые записи фольклориста Э.Р. Каюмовой», «Звучат татарские гусли» серияләрен.
Э.Каюмова әйтүе буенча, «видеоязмалар гади аппаратурага, эш процессында кулланыр өчен ясалсалар да, үз әһәмиятен җуймаганнар».
Басманың максаты – уникаль һәм югалып бара торган халык сәнгатен саклау гына түгел. Әлеге материаллар зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Аларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин. Башкаручылар өчен – кирәкле методик кулланма булып торачак. Тиздән музыка коралларында уйнаучылар (солистлар һәм ансамбльләр) матур гөслә көйләрен репертуарларына кертер дип, ышанасы килә.
Сүз уңаеннан искәртеп куябыз, «Иске Казан түгәрәк уены» һәм «Түгәрәк уен» фестивальләрендә «Гөсләдә уйнаучы» дигән аерым номинация бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте